Түбә тышчасының төзексез булуы

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт ш. Тимирязов урамы буенча 43"а" номерлы торак йортта яшәүчедән түбә тышчасының төзек булмавына кагылышлы мөрәҗәгать килде.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "ЖЭУ №13" ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга юл куелган. Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүченең фатирында чолан һәм коридор бүлмәләрендә, шулай ук икенче подъездның 5 нче катындагы баскыч мәйданчыгындагы стенада һәм түбәдә су үтү эзләре ачыкланды.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, Әлмәт зонасы торак инспекциясе карары нигезендә идарәче компаниянең вазыйфаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Идарәче оешмага инспекция тарафыннан әлеге җитешсезлек очракларын бетерү күрсәтмәсе бирелде.

Хәзерге вакытта күрсәтелгән эшләрнең үтәлеге Әлмәт ЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International