Түбәдә кар булу

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Бөгелмә шәһәренең Нефтьчеләр урамы буенча 71 санлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында, "Уют" ТМШ тарафыннан торак законнары таләпләренең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады. Тикшерү барышында түбәдән нормадан артык күләмдә кар туплану күренеше ачыкланды.

Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Уют" ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, БЗТИ башлыгының 11.04.2017 карары нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

БЗТИ күрсәтмәсе нигезендә әлеге җитешсезлек очрагы юкка чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International