ТР Министрлар Кабинетының 21.03.2017 ел, № 527-р боерыгы нигезендә үткәрелүче санитар-экология икеайлыгы кысаларында Чаллы шәһәрендә күпфатирлы торак йортларны, тротуарларын һәм ишегалларын чүп-чардан, кардан, боз катламыннан үз вакытында чистартуны тәэмин итү өлешендә Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан закон таләпләренең үтәлеше тикшерелә.
Шәһәр төзүчеләр урамы буенча 9 санлы торак йорт яны территориясен тикшерү барышында җитешсезлек очраклары ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә хезмәтләр күрсәтүче "Гарант-Сервис №1" ҖЧҖ оешмасының вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Шулай ук ачыкланган бозуларны бетерүгә карата күрсәтмә бирелде.