КФЙ гомуми милекне карап тоту кагыйдәләрен бозу.

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Яшь кыч урамы буенча 1А номерлы йортта "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелмәвенә бәйле мөрәҗәгать килеп иреште.

2017 елның 24 мартында үткәрелгән планнан тыш урынга чыгып тикшерү барышында КШТИ тарафыннан түбәндәге җитешсезлек очраклары ачыкланды: йортның түбә торышы канәгатьләндерерлек түгел һәм подвал бинасында җылыта торган торбаның бер өлеше төзек түгел.

Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ торак инспекциясе карары нигезендә, 40000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше КШТИ контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International