Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2017 елның 3 аенда гомуми мәйданы 5 501,68 мең кв. метрлы 350 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 507 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 424, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 51, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 32.
Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 212 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 48 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 7, вазифаи затларга – 17, физик затларга – 24. 4 беркетмә РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча, күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен төзелде.
Гомуми 256 500 сумлык штраф санкцияләре белдерелде, шуларның 78 000 сумы – юридик затларга, 128 500 сумы – вазифаи затларга, 50 000 сумы – физик затларга. Фактта штрафларның 127 500 сумы түләнгән, бу гомуми салынган штрафлар суммасының 49,7%ын тәшкил итә.
2017 елның 3 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның 252 мөрәҗәгате карап тикшерелде. 140 мөрәҗәгать тулы күләмдә каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләрнә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде. 112 мөрәҗәгать ТКЗТИ контролендә кала бирә.
2017 елның 3 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 3 096,96 мең сумлык эшләр башкарылды.