Бөгелмә шәһәренең Октябрьская урамы буенча 27 санлы йортта яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүенә (кайнар су белән тәэмин иткәндә температура режимы бозылу) бәйле мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады. "Таң" ИК ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Торак инспекциясенең карары нигезендә "Таң" ИК ҖЧҖ директоры административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Бу җитешсезлекне бетерү өчен "Таң" ИК ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде.