Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен җәзага тарту

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең Б.Урманче урамы буенча 6 санлы йортта гомуми милекне карап тотуның һәм коммуналь хезмәт күрсәтүнең (кайнар су белән тәэмин итүнең) канәгатьләндерерлек булмавына карата гражданнардан килеп ирешкән мөрәҗәгать буенча ТР ДТИ Үзәк инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "Управдом+" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата урынга чыгып, планнан тыш тикшерү үткәрелде.

Коммуналь хезмәтне (кайнар су белән тәэмин итүне) сыйфатын бозып күрсәтү фактына җирлек бар иде.

Кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне тиешле сыйфатта күрсәтмәгән өчен "Управдом+" идарәче компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры Д.В. Архипов инспекция тарафыннан, 1000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш, "Управдом+" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата кайнар су белән тәэмин итүне нормальләштерү күрсәтмәсе бирелде.

Шулай ук, йортны карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына кагылышлы фактлар буенча (баскычлы урыннарда керамика плитәләре урыны-урыны белән купкан, урыны-урыны белән ишекләрдә тоткалар юк, йорт эчендә электр җайланмаларын тиешенчә эксплуатацияләмәү, подвал бинасында чүп-чар булу һ.б.) "Управдом+" идарәче компаниясе" ҖЧҖ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару күрсәтмәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International