2017 елның 28 мартында Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокурорының "Лачын" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында эш буенча эш кузгату турындагы карары килеп иреште.
Шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, Әлмәт ш., Луговая урамы буенча 11 санлы торак йортта яшәүчедән килгән мөрәҗәгатькә бәйле рәвештә, йортның түбәсендә карның һәм боз катламының нормадан артып туплануы билгеле булды. "Лачын" ҖЧҖ гамәлләрендә РФ КоАП 7.22 статьясында – торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу – каралган административ хокук бозу составы күренә.
2017 елның 30 мартында административ эш материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясендә карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәсендә "Лачын" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты РФ КоАП 7.22 статьясы буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.