Торак-коммуналь хезмәтләре өчен хисапланган түләүләрнең нигезле булу-булмавына карата дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2017 елның 1 нче кварталында гражданнардан килгән 72 мөрәҗәгать карап тикшерелде.
Мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү барышында ачыкланган төп хокук бозу очраклары булып түбәндәгеләр тора: сыйфаты бозып җиткерелгән коммуналь хезмәтләргә түләүләр хисаплау һәм, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозып, йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең күләмнәрен бүлү тәртибе өлешендә, коммуналь хезмәтләрнең нормадан артык нормативлары өчен түләүләр хисаплау.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча идарәче оешмалардагы 4 юридик зат һәм 8 вазыйфаи зат инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылдылар, җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен 26 күрсәтмә бирелде.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, ачыкланган җитешсезлек очраклары һәм Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан күрелгән чаралар буенча, 2017 елның 1 нче кварталында торак-коммуналь хезмәтләре өчен йортта яшәүчеләргә хисапланган түләүләрне яңадан хисаплау (кайтарып бирү) суммасы 501 425,16 сум тәшкил итте.