Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Вокзал урамы буенча 14 санлы йортта яшәүченең йортның гомуми ихтыяҗлары өчен 2016 елда кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә хисапланган түләүләрнең дөрес булуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.
Мөрәҗәгатьне карап тикшерү барышында ачыкланганча, бу фатир буенча коммуналь хезмәтләрнең нормадан артык күләмнәренә түләүләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләмен бүлү өлешендә бозып хисапланган, бу кагыйдәләр нигезендә хисап чорына йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәте коммуналь хезмәттән файдалану нормативларыннан чыгып хисапланган күләмнән артык була алмый.
Шул ук вакытта йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән, коллектив (йорттагы гомуми) исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләреннән чыгып билгеләнгән коммуналь хезмәтнең күләмен артып китә торган өлешендә коммуналь хезмәт күләмен бүлүнең башка төрле тәртибе турында күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында карар кабул ителмәгән.
Ачыкланган бозу очраклары буенча "УК-Вокзальная-1" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазифаи заты ТР КоАП 2.11 ст. "Татарстан Республикасының гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турындагы законнарын бозу" буенча административ җаваплылыкка тартылды, тикшерү материаллары тикшерү һәм карар кабул итү өчен судка җибәрелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүченең фатиры буенча ОДН өчен кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча элек хисапланган түләүләр 62236,34 сум күләмендә яңадан хисапланды.