Күзәтчелек органы күрсәтмәсен алудан читләшкән өчен идарәче оешма гаепле дип танылды

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

2017 елның 03 апрелендәге № М9-5-102/17 эш буенча ТР Казан шәһәренең Идел буе суд районының 9 нчы санлы суд җирлеге җәмәгать судьясы в.б. карары нигезендә "..." идарәче компаниясе РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.5 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокукны бозган өчен (административ орган күрсәтмәсен үтәмгән өчен) административ җаваплылыкка тартылды.

Суд чыгарган нәтиҗәләрнең берсе түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде: ТР Дәүләт торак инспекциясенең вазыйфаи заты оешмага кабул ителгән карарлар турында почта аша һәм телефон буенча хәбәр җиткергән, ләкин идарәче оешма корреспонденцияне алудан читләшкән, чөнки почтаны алу өчен оешма вәкиле килеп күренмәгән, телефоннан шалтыратуларга беркем дә җавап бирмәгән. Бу хәлдә әлеге гамәл идарәче оешманың административ орган тарафыннан үзенә җибәрелгән корреспонденцияне алудан белә торып читләшүе хакында аңлата.

2017 елның 10 апреленә карата карар законлы көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International