2017 елның мартында Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2017 елның 7 апреле, җомга

2017 елның мартында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 14 тикшерү үткәрелде, аларның 4се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 10 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның март аенда Чистай ЗТИ тарафыннан торак йортларда идарәче оешмаларның су басуга каршы чараларның үтәлеше предметына карата тикшерүләр; капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерүләр, шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны караулар үткәрелде. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 639,55 мең кв. метр булган 211 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 248 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 142 күрсәтмә бирелде.

2017 елның мартында Чистай ЗТИ гражданнардан 74 (72 язмача һәм 2 телдән) мөрәҗәгать килде, аларның 5се инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде). ЧЗТИ килгән мөрәҗәгатьләрнең 57се гражданнардан 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тотканда тотыла торган салкын суга һәм электрга түләү хисаплау тәртибе үзгәртелүгә бәйле рәвештә килеп туган мәсьәләләр буенча килгән. Хәзерге вакытта аталган мөрәҗәгатьләр буенча документар тикшерүләр үткәрелә. 

Билгеләнгән вакытында күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде. Аталган беркетмәләр буенча җәмәгать суды тарафыннан 2000 сумга административ штрафлар салу турында 2 карар чыгарылды.  

Нурлат ш. идарәче компаниясенең вазыйфаи затына карата  торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 ст. буенча Нурлат шәһәре прокуратурасы тарафыннан кузгатылган административ хокук бозу турында 1 эш карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәсендә ИК вазыйфаи заты 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.   

2017 елның март аенда элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 14000 сумлык штраф түләнде.  

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның март аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 136 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International