2017 елның 29 мартында Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокурорының "УКЖД "Новация" ҖЧҖ, "АСЦЖ" ҖЧҖ, ЖЭУ "Надежда" ҖЧҖ идарәче компанияләренең вазыйфаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу эше буенча эш кузгату турында карары килеп иреште. Шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында шушы идарәче компанияләр карамагында булган күпфатирлы йортларның түбәләрен кардан һәм боздан чистарту буенча җитешсезлек очраклары ачыкланды. "УКЖД "Новация" ҖЧҖ, "АСЦЖ" ҖЧҖ, ЖЭУ "Надежда" ҖЧҖ идарәче компанияләре вазыйфаи затлары гамәлләрендә РФ КоАП 7.22 ст. каралган административ хокук бозу составы – торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу күренә.
2017 елның 30 мартында административ эшләрнең материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясендә карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча "УКЖД "Новация" ҖЧҖ, "АСЦЖ" ҖЧҖ, ЖЭУ "Надежда" ҖЧҖ идарәче компанияләре вазыйфаи затлары РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылдылар, аларга гомуми 16 мең сумлык штрафлар салынды.