"Җылыту" хезмәте буенча түләүләрне яңадан хисаплау

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

2017 елның гыйнвар ае азагында җылыту буенча түләүләргә кагылышлы мәсьәләдә мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгатен карау барышында ТКЗТИ инспекторы тарафыннан күпфатирлы йортта булган торак биналарның һәм торак булмаган биналарның мәйданы техник паспортка туры килмәве ачыкланды.   Бу мәйдан зурлыклары 2015 елның октябреннән башлап 2016 елның декабренә кадәр "җылыту" коммуналь хезмәте өчен исәп-хисап ясауда кулланылган, мисал өчен, 2015 елның октябрендә җиткерелгән җылылык күрсәткече 262,56 Гкал тәшкил иткән, йортта яшәүчеләргә 253,08 Гкал урынына 255,98 Гкал итеп белдерелгән, ә торак булмаган биналарга карата 9,48 Гкал урынына 6,58 күрсәткече куелган. Ноябрь аенда җылылыкны исәпкә алу җайланмасы 429,91 Гкал күрсәткән, халыкка 414,4 Гкал урынына 418,1 Гкал итеп белдерелгән, ә торак булмаган биналарга карата 15,52 Гкал урынына 11,81 Гкал күрсәткече куелган һәм алга таба да шул рәвешле дәвам иткән. Шулай итеп, 2015-2016 еллардагы җылыту чорына йортта яшәүчеләр 46,93 Гкал күләмендә артыграк итеп, 93 мең сум түләгәннәр.  Инспекция күрсәтмәсе нигезендә "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ КФЙ мәйданнары зурлыкларына төзәтмәләр кертте, КФЙ гомуми мәйданы 26869,2 квадрат метр тәшкил итә, аннан 984 кв. метр (!) торак булмаган биналарның мәйданы алына, шул рәвешле җылыту буенча түләү хисаплау өчен торак биналарның мәйданы (җылытыла торган өлеше) 25899,6 кв. метр тәшкил итте. 2017 елның февралендә килгән исәп-хисап квитанцияләрендә КФЙ милекчеләренә 89 587,5 (!) суммага (59,05 Гкал) яңадан исәп-хисап эше башкарылды. Аерма өлеше (12 Гкал) ресурс белән тәэмин итүче оешма тарафыннан милекчеләрдән агымдагы айда, февраль өчен күләмнәр (Гкал) белдерелер алдыннан алынды. Түләү юлында яңадан исәп-хисап ясау эше чагылдырылмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International