Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау.

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Бөгелмә шәһәренең М.Горький урамы буенча 5 санлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында, "Нефтьче" ИК ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләренең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады. Йомшак түбә өлешен тикшерү барышында терәк дивар белән балкон тоташкан урыннарда су үтү урыннары ачыкланды.

Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Нефтьче" ИК ҖЧҖ җитәкчесе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, БЗТИ башлыгы карары нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

Идарәче компаниягә әлеге җитешсезлекне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше БЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International