2016 елның декабрендә Чистай ЗТИ тарафыннан Болгар шәһәренең "Шеронова 23" ТМШ белән "ТР Спас районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата документар тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, Россия Төзелеш министрлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының 5.5.6 пунктын һәм РФ Хөкүмәтенең 14.05.2013 № 410 карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәткәндә йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда һәм аны карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләренең 16 пунктын бозып, аталган идарәче оешмалар газ белән тәэмин итү буенча эчке җайланмаларга техник хезмәт күрсәтүгә һәм төзекләндерүгә махсуслаштырылган оешма белән шартнамәләр төземәгән. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына 2017 елның 28 февраленә кадәр үтәү шарты белән күрсәтмәләр бирелгән иде.
2017 елның 1 мартында Чистай ЗТИ аталган күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү максатында урынга чыгып планнан тыш тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, күрсәтмәләр үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә "Шеронова 23" ТМШ белән "ТР Спас районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ вазиыйфаи затларына карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде. Административ эшләр карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча Спас районы җәмәгать судына җибәрелде.
2017 елның 1 мартында җәмәгать судьясының карары нигезендә "Шеронова 23" ТМШ белән "ТР Спас районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ вазиыйфаи затлары РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча, һәркайсына 1000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылдылар.
Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлекләр бетермәү сәбәпле, "Шеронова 23" ТМШ белән "ТР Спас районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ адресына яңа күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә кала.