Төзелештә кулланылучы җайланмаларны урнаштырганда подряд оешмасы тарафыннан куркынычсызлык техникасы бозылу турында

2017 елның 24 марты, җомга

Алексеевск районының Алексеевск штп, Совет ур., 25А; Зеленая урамы буенча 78 адресларында урнашкан торак йортларны капиталь ремонтлаганда үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан "Стройдорсервис" ҖЧҖ подрядчы оешмасының төзелеш эшләрен башкарганда кирәкле җайланмаларны урнаштыру таләпләрен бозуы ачыкланды:

– Алексеевск штп. Совет урамы буенча 25А йортының фасад өлешен яңартканда төзелеш баскычлары чыбык ярдәмендә йорт диварына беркетелгән газ белән тәэмин итү системасы торбаүткәргечләренә ныгытып куелган иде;

– Алексеевск районының Ялкын авылында, Зеленая урамы буенча 78 нче йортның фасад өлешен ремонтлаганда, төзелеш баскычларын тигезләү өчен подрядчы оешма тарафыннан таләпләргә җавап бирми торган материаллар (кирпечләр, керамика блоклары, черек такталар) файдаланылган, шулай ук төзелеш баскычлары йорт диварына беркетелмәгән иде.

Контрольлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән материаллар "Стройдорсервис" ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан вазыйфаи затка карата чара күрү өчен Чистай ЗТИ тарафыннан ТР Хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International