Түбән Кама торак инспекциясенә Төзүчеләр проспекты буенча 6 номерлы йортның 409нчы фатирында яшәүчедән подъездда ут булмау турында мөрәҗәгать килеп иреште.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм баскыч урыннарында яктырту системасын тиешенчә карап тоту, йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча үз вакытында чаралар күрелмәү өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "УК-Вокзальная-1" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты инспекция тарафыннан, штраф салынып, РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча баскыч урыннарында җитешсезлекләре булган яктырту җайланмалары идарәче компания тарафыннан бетерелде.