Түбән Кама районының Красный Ключ авылы, Совет урамы буенча 2 номерлы йортта, 57 нче фатирда яшәүченең йортның гомуми ихтыяҗлары өчен кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләргә исәпләнгән түләүләр белән риза булмауга бәйле мөрәҗәгатен карау буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан урынга чыгып үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә "Красный Ключ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры инспекция тарафыннан, ТР КоАП 2.11 статьясы буенча административ җаваплылыкка һәм җәмәгать судьясы карары нигезендә 4,0 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә җитешсезлекләр бетерелде, элек хисапланган түләүләр законнардагы таләпләргә туры китерелде: "Красный Ключ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан мөрәҗәгать итүченең фатиры буенча йортның гомуми ихтыяҗларына тотылган коммуналь хезмәтләргә 2016 ел өчен гомуми 20 326,72 мең сумлык түләү төзәтеп исәпләнде.