Түбәләрне кардан үз вакытында чистартмау

2017 елның 17 марты, җомга

Әлмәт шәһәренең Лермонтов урамы буенча 45 санлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе Федераль төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы агентлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыклады, ә атап әйткәндә, йорт түбәсендә кар япмалары һәм мөрәҗәгать итүченең фатирында һәм баскычлы урыннарда түбәндән су үтү эзләре бар.  Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Надежда" ТЭИ ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Инспекция күрсәтмәсен үтәү максатында идарәче компания тарафыннан торак йортның түбәсе кардан чистартылды. Шулай ук, тикшерү нәтиҗәсендә идарәче компаниягә түбәне төзекләндерү күрсәтмәсе бирелде.

Җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр мөрәҗәгать Әлмәт ЗТИ контрольлегендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International