Казан шәһәре торак инспекциясенә Шмидт урамы буенча 48 номерлы йортта "Вахитов районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелмәвенә бәйле мөрәҗәгать килеп иреште.
Үзләренең мөрәҗәгатьләрендә фатирларда яшәүчеләр подвал бинасын даими рәвештә су басудан зарлана, бу хакта алар идарәче компаниягә берничә мәртәбә хәбәр иткәннәр.
2017 елның 06 февралендә планнан тыш урынга чыгып тикшерү барышында КШТИ тарафыннан подвал бинасын 2017 елның 23 гыйнварында үзәктән җылыту торбаүткәргече тишелү сәбәпле су басуы ачыкланды.
Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен "Вахитов районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ, торак инспекциясе карары нигезендә, 40000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә үз вакытында үтәлде, җитешсезлек очрагы бетерелде.