Идарәче компаниянең гамәл кылмавы.

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Чаллы ЗТИ адресына мөрәҗәгать итүченең фатирында кайнар су белән тәэмин итүнең норматив температурасы тиешле булмау предметына карата мөрәҗәгать килеп иреште. Урынга чыгып тикшерү барышында җитешсезлек очрагы расланды, подвал бинасында су җылыта торган җайланманың төзек булмавы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ вазыйфаи затына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча һәм "Ремжилстрой" ИК ҖЧҖ юридик затына карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча, гомуми 90 мең сумлык штраф санкцияләрен кулланып, административ беркетмәләр төзелде. Күрсәтмә бирелде. Җитешсезлекне юкка чыгару эше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International