Күпфатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, 2013 елның 1 ноябреннән башлап дәүләт торак күзәтчелеге органнарына РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлешендә каралган (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерү бурычы йөкләнде. Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.  Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның 01 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр булган чорда РФ ЭЭМ Әлмәт районы буенча бүлегендә РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлеше буенча төзелгән барлыгы 380 административ эш карап тикшерелде. ӘЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 190 000 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 380 карар чыгарылды.

2017 елның 01 гыйнварыннан башлап 28 февраленә кадәрге чорда Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ ЭЭМ Әлмәт районы буенча бүлегендә РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлеше буенча төзелгән 99 административ эш карап тикшерелде. ӘЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 49 500 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 99 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International