РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карарына үзгәрешләр

2017 елның 10 марты, җомга

Казан шәһәре торак инспекциясе РФ Хөкүмәтенең 26.12.2016 № 1498 Карары белән Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә (РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 Карары белән расл.) әһәмиятле үзгәрешләр кертелүе хакында хәбәр итә.

2017 елның 1 гыйнварыннан башлап торак-коммуналь хезмәтләренә әҗәт булганда коммуналь хезмәтләрдән өзүнең яңа тәртибе гамәлгә керде.

Кагыйдәләрнең яңа редакциясендә коммуналь хезмәттән файдаланучы тарафыннан тулы күләмдә түләмәү дип кулланучының 1 коммуналь хезмәт буенча түләүдә, аерым яки гомуми (фатирда) исәпкә алу җайланмасы булу-булмауга һәм тиешле коммуналь ресурс төренә карата коммуналь хезмәтне күрсәтүне чикләү көненә гамәлдә булган тарифка бәйсез рәвештә, коммуналь хезмәттән файдалану нормативыннан чыгып исәпләнгән 2 айлык түләү күләмнәреннән артып китә торган суммадагы әҗәте булуы аңлашыла, – әҗәтле затның хезмәтләрне күрсәтүче белән ике арада әҗәтне каплау турында килешүе булмау шарты белән һәм (яисә) әҗәтле зат тарафыннан мондый килешү шартлары үтәлмәгән очракта.

Моннан тыш, әҗәтле затка алга таба коммуналь хезмәтне күрсәтүдән чикләү турында хәбәр итү процедурасы да гадиләштерелгән. Хәзерге вакытта коммуналь хезмәт өчен әҗәте булган зат, аны кисәтү (белдерү) алган көннән 20 көн эчендә түләмәсә, бу очракта аңа мондый коммуналь хезмәтнең күрсәтелүе башта чикләнергә мөмкин, ә аннан соң туктатылырга яисә, чикләмә кертүнең техник мөмкинлеге булмаган очракта, алдан чикләмә кертмичә туктатылырга мөмкин. Кисәтү (белдерү) бурычы булган затка кул куйдыртып яки почта аша заказлы хат (кулга тапшыру турында тамга белән) итеп җибәрү юлы белән, яисә коммуналь хезмәткә түләү кертү өчен билгеләнгән түләү документына тиешле кисәтү (белдерү) текстын кертү юлы белән, яисә кулланучы тарафыннан алыну фактын һәм датасын раслый торган башка төрле белдерү ысулы белән, шул исәптән кулланучыга кисәтүне (белдерүне) кулланучы тарафыннан файдаланыла торган җайланмага радиотелефон элемтәсе аша, сөйләшүне яздырып, телефоннан шалтырату ярдәмендә, электрон почтасына яки торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында кулланучының шәхси кабинеты аша яисә "Интернет" мәгълүмати-телекоммуникацияләр челтәрендә башкаручының рәсми битендә, кулланучыга фиксацияләнгән телефон элемтәсе челтәре аша тавышлы мәгълүмат җиткерү юлы белән җиткерелергә мөмкин. 

Шулай ук, РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 Карарының 120 пунктында билгеләнгәнчә, әҗәтле зат хезмәтләрне күрсәтүченең коммуналь хезмәтләрне өзүгә һәм яңадан бирә башлауга киткән чыгымнарын да түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International