Аксубай, Алексеевск, Чистай районнарында 2017 елгы программага кертелгән күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау хакында

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 02 мартыннан 09 мартына кадәр булган чорда Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Чистай районнарында 2017 елгы программага кертелгән күпфатирлы йортлар тикшерелде.

Аксубай районында 2017 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән 5 күпфатирлы йорттан 2сендә эшләр алып барыла:

– Аксубай штп, Мазилин ур., 15 адресы буенча күпфатирлы йортта фасадны җылыту буенча эшләр алып барыла;

– Аксубай штп, Октябрь ур., 16А адресы буенча күпфатирлы йортта түбә төзекләндерү эшләре алып барыла.

Алексеевск районында 2017 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән 4 күпфатирлы йорттан 2сендә эшләр алып барыла:

– Алексеевск штп, Набережная ур., 6А адресы буенча күпфатирлы йортта түбә төзекләндерү эшләре алып барыла;

– Алексеевск штп, Совет ур., 25А адресы буенча күпфатирлы йортта фасадны җылыту буенча эшләр алып барыла.

Чистай районында 2017 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык 16 күпфатирлы йортта да эшләр башланган, алар арасыннан 10 йорт Чистай шәһәрендә урнашкан; 6 йорт – авыл торак пунктларында: Изгар авылы (1 йорт), Каргалы авылы (4 йорт), Йолдыз авылы (1 йорт).

Подрядчы оешмалар тарафыннан, йорт эчендә җылы белән тәэмин итү буенча инженерлык системасын ремонтлаудан тыш, барлык эш төрләре буенча эшләр башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International