Бөгелмә зонасы торак инспекциясе торак йортларның түбәләрендә һәм йорт яны территорияләрендә нормадан артык кар тулу күренешләрен тикшерә

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Торак фондына карата күпфатирлы йортларның түбәләрендә нормадан артык кар, боз һәм сөңгеләр тулу предметы буенча үткәрелгән тикшерүләр барышында Бөгелмә муниципаль районында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелеге агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыкланды, ә атап әйткәндә: Бөгелмә шәһәренең Шашин урамы буенча 7 нче йорт түбәсендә нормадан артык кар тулган иде.

"Спектр" ИК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Г.Т. Зәйнетдиновага карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде һәм торак инспекциясе карары нигезендә ул РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сумлык административ штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды, БЗТИ күрсәтмәсенең үтәлеше контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International