Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2017 елның 03 февраленнән башлап 2017 елның 01 мартына кадәрге чорда сайланма рәвештә инспекторлыкка караган районнарда түбәләрендә, балконнарында һәм подъезд өсләрендә боз сөңгеләре белән карның нормадан артык туплануы буенча торак фонды тикшерелде.
150 торак йорт сайлап алып тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларның адресына җитешсезлекләрне юкка чыгару турында 58 күрсәтмә бирелде, идарәче компанияләрдәге һәм ТМШ 10 вазыйфаи зат РФ КоАП 7.22 ст. буенча торак йортларның түбәләрен һәм балкон кыекларын гражданнарның сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра торган кардан, боз сөңгеләреннән һәм боз катламыннан вакытында чистарту буенча чаралар күрмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды.Салынган штраф санкцияләренең гомуми суммасы 44,0 мең сум тәшкил итте.
Инспекциянең бу юнәлештә торак күзәтчелеген гамәлгә ашыруга бәйле эшчәнлеге дәвам итә.