2016 елның февралендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 17 тикшерү үткәрелде, аларның 5се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 11 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле, 1 тикшерү – прокуратура таләбе буенча. Шулай ук 2017 елның февраль аенда Чистай ЗТИ тарафыннан торак йортларда идарәче оешмаларның түбәләрне нормадан артып тулган кардан һәм боз катламнарыннан вакытында чистарту буенча таләпләрнең үтәлеше предметына карата тикшерүләр; капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерүләр, шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны караулар үткәрелде. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 355,7 мең кв. метр булган 114 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 89 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 56 күрсәтмә бирелде.
2017 елның февралендә Чистай ЗТИ гражданнардан 11 язма мөрәҗәгать килде, аларның 9ы инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).
Билгеләнгән чорында күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде, административ хокук бозу эше карап тикшерү өчен ведомстволык буенча җәмәгать судына җибәрелде.
Идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына карата торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында 2 эш карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәсендә идарәче оешмаларның вазыйфаи затлары гомуми 8000 сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылдылар.
2017 елның февраль аенда элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 18400 сумлык штраф түләнде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның февраль аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 110 мең сумлык эшләр башкарылган.