Зәй ш., Октябрь ур. буенча 1 номерлы йортта яшәүченең баскыч урыннарына карата капиталь ремонтның ешлыгы үтәлмәү турындагы мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә һәм аларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Девятиэтажка" ТМШ идарәче оешмасының вазыйфаи заты Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча идарәче оешма тарафыннан тамбур ишекләре, тәрәзә блоклары ремонтланды, стеналар реклама продукцияләреннән чистартылды, баскыч мәйданнарын су басу сәбәпчеләре юкка чыгарылды – явым-төшем канализациясе торбалары алмаштырылды, подъездда өстәмә җылыту җайланмалары урнаштырылды.
Подьездларны ремонтлау эшләренең үтәлеше ТКЗТИ тарафыннан 2017 елның 01 июненә кадәр тикшереп торылачак.