2013 елның 1 ноябреннән башлап РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлешендә (күпфатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) каралган административ хокук бозу эшләрен карап тикшерүне дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү буенча Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның 01 гыйнварыннан башлап 2016 елның 31 декабренә кадәрге чорда Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча РФ ЭЭМ бүлекләре тарафыннан 6.24 ст. 1 өлеше нигезендә төзелгән барлыгы 2531 административ материал карап тикшерелде, аларның 524се – Зәй МБ, 2007се – Түбән Кама МБ буенча. ТКЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 1 265 500 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 2531 карар чыгарылды, хокук бозучылар тарафыннан 227 500 сумлык штрафлар түләнде.
Штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 1991 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.
2017 елның 01 гыйнварыннан 2017 елның 22 февраленә кадәрге чорда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча РФ ЭЭМ бүлекләре тарафыннан 6.24 ст. 1 өлеше нигезендә төзелгән 184 административ материал каралды, аларның 44се – Зәй МБ, 140ы – Түбән Кама МБ буенча. ТКЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 92 000 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 184 карар чыгарылды, хокук бозучылар тарафыннан 1000 сумлык штрафлар түләнде.