Торак фондына карата күпфатирлы йортларның түбәләрендә нормадан артык кар, боз һәм сөңге тулу предметы буенча үткәрелгән тикшерүләр барышында Буа муниципаль районында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелеге агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыкланды, ә атап әйткәндә: Буа шәһәренең Гагарин урамы буенча 11 нче йорт түбәсендә боз катламы белән сөңгеләр тулган.
"Буа районы һәм Буа шәһәре ИК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры В.Н. Мясниковка карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде һәм торак инспекциясе карары нигезендә ул, РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сумлык административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
ТР ДТИ күрсәтмәсен үтәү максатында әлеге җитешсезлек очрагы бетерелде.