Күрсәтмәне үтәмәү хакында

2017 елның 17 феврале, җомга

Осиново авылының Гайсин урамы буенча 7 санлы йортта яшәүче гражданның мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында гомуми файдаланыла торган урыннарда үзирекле рәвештә бүлмәләр ясау очрагы ачыкланды. "Жилсервис ИК" ҖЧҖ карата гомуми файдалану урынын элеккеге проектта каралган торышына кайтару күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәне билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен "Жилсервис ИК" ҖЧҖ карата РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм ТР Яшел Үзән районы җәмәгать судына җибәрелде. Моннан тыш, "Жилсервис ИК" ҖЧҖ директорына ачыкланган җитешсезлекне юкка чыгару күрсәтмәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International