Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 7.21 ст. буенча административ хокук бозу турында карар чыгарылды

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Ямашев урамы буенча 67 нче йортта фатирның үзгәртеп планлаштырылуы хакында мөрәҗәгать килде.

Бу йортны тикшерү барышында торак инспекциясе хезмәткәрләре РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелеге агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары"ның бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: фатирда үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштыру эшләре башкарылган.

Шул рәвешле, фатир хуҗасының гамәлләрендә РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу составы билгеләре күренә. Тикшерү нәтиҗәсендә милекчегә карата беркетмә төзелде һәм 2000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителде.

Бина милекчесенә карата алга таба РФ Торак кодексының 29 ст. 5 өлешендә каралган чараларны күрү өчен документлар җыелмасы Казан шәһәре Башкарма комитетының Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хакимиятләренә җибәрелде. Хәзерге вакытта милекчегә бинаны алдагы торышына кайтару зарурлыгы турында белдерүнамә җибәрелде, шуннан соң, әгәр ул бу эштән баш тартса, тиешле дәгъвалык гаризасы җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International