Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан Казан шәһәрендә күпфатирлы торак йортларның тротуарлары, ишегалды территорияләре, түбәләре һәм япмалары кардан, боз катламыннан үз вакытында чистартылуы өлешендә законнардагы таләпләрнең үтәлеше тикшерелә.
137 йортны тикшерү барышында 18 җитешсезлек очрагы ачыкланды. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, идарәче компанияләрнең һәм хезмәт күрсәтүче компанияләрнең вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында 5 беркетмә төзелде, 12 000 сумлык карарлар чыгарылды. Шулай ук ачыкланган бозуларны бетерүгә карата да 18 күрсәтмә бирелде.