Нурлат шәһәрендә укыту семинарын үткәрү хакында

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

2016 елның 9 февралендә Чистай зонасы торак инспекциясе җитәкчесе тарафыннан Нурлат шәһәрендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы оешмалар (ИК, ТМШ) өчен укыту семинары үткәрелде.    

Семинарның төп максаты идарәче оешмаларга торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге аерым норматив-хокукый актларга кертелгән, 2017 елның 1 гыйнварында үз көченә кергән үзгәрешләр хакында мәгълүмат ирештерүдән гыйбарәт иде.

Асылда, "Дәүләт контрольлеген (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольлекне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 гыйнварындагы 294-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр (планнан тыш тикшерүләрне үткәрү нигезләре; контрольлек итүче органнар тарафыннан мәҗбүри таләпләрнең бозылу очракларын профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны үткәрүе; тикшерү үткәрүнең мөмкин булмавы турында акт төзелгән көннән башлап 3 ай дәвамында контрольлектә тотучы органнарның тикшерүне үткәрүдә катнашудан читләшүче юридик затка, шәхси эшмәкәргә карата, планлы тикшерүне еллык тикшерүләр планына кертмичә һәм юридик затка, шәхси эшмәкәргә алдан хәбәр итмичә, планлы яки планнан тыш күчмә тикшерү үткәрү турында карар кабул итү хокукына ия булуы) карап тикшерелде.

Шулай ук Россия Федерациясенең Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр дә каралды, алар нигезендә күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тоту өчен түләү составына шул исәптән күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне карап тотканда кулланыла торган салкын су, кайнар су, электр энергиясе өчен киткән чыгымнарга каралган түләүләр дә кертелә.

Әйтеп кителгән торак законнары үзгәрешләре белән берлектә, Нурлат ш. идарәче оешмалары вәкилләре Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексына кертелгән үзгәрешләр белән дә, ә атап әйткәндә, йорт эчендә һәм фатир эчендә газ җайланмаларыннан иминлекле файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны күздә тотучы РФ КоАП 9.23 статьясы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International