Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Россия Федерациясе Президентының Гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсеннән Зәй ш., Нәриманов ур. буенча 15 нче йортның 4 нче фатирында яшәүчедән җылы һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты канәгатьләндерерлек булмавы турында мөрәҗәгать килде.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм сыйфатсыз күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр һәм фатирда яшәүченең мөрәҗәгате буенча тиешле чараларны үз вакытында күрмәү өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ КоАП 7.23 ст. буенча, 10 000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция карары белән административ җаваплылыкка тартылды. Билгеләнгән тәртиптә "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ карата мөрәҗәгать итүченең фатирында җылылык һәм кайнар су буенча, шушы коммуналь хезмәтләр тиешенчә җиткерелмәгән барлык чорлар өчен түләүләрне яңадан хисаплап, температура режимын нормага китерү күрсәтмәсе бирелде.
ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан йокы бүлмәләрендә йортның башлангыч өлешенә караган стенасында өстәмә җылыту радиаторы монтажланды, фатирда норматив температура режимы җайга салынды. Шулай ук, фатирда яшәүчегә җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча тиешенчә җиткерелмәгән коммуналь хезмәтләр чоры өчен 1164,37 сум күләмендә түләү киметеп хисапланды.
ТКЗТИнең кайнар су температурасын норматив режимга кайтару күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән өчен "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция тарафыннан РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды, тикшерү материаллары карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен Зәй шәһәре җәмәгать судына тапшырылды.
Мөрәҗәгать итүченең мөрәҗәгате ТКЗТИ контролендә кала.