2017 елның гыйнварында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 42 тикшерү үткәрелде, аларның 29ы – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 13 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның гыйнвар аенда Чистай ЗТИ тарафыннан торак йортларда идарәче оешмаларның түбәләрне нормадан артып тулган кардан һәм боз катламнарыннан вакытында чистарту буенча таләпләрнең үтәлеше предметына карата тикшерүләр; 2017-2019 еллар капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерүләр, шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны караулар үткәрелде. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 333,20 мең кв. метр булган 145 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 131 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 75 күрсәтмә бирелде. Йортларның түбәләрен нормадан артып тулган кардан һәм боз катламыннан чистарту өлешендә торак фондын карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен идарәче оешманың 3 вазифаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча, һәркайсына 4000 сум күләмендә административ штрафлар салынып, административ җаваплылыкка тартылдылар. Элек бирелгән һәм тикшерегән барлык күрсәтмәләр дә билгеләнгән чорларында үтәлгән, актлар белән ябылган.
2017 елның гыйнварында Чистай ЗТИ гражданнардан 26 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 13е урынга чыгып тикшерелде, аларның 6сы инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).
Җәмәгать суды тарафыннан РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча (2016 елның декабрендә Чистай ЗТИ тарафыннан җәмәгать судына җибәрелгән беркетмәләр буенча) 2 юридик зат (гомуми штраф суммасы - 20500 сум) һәм 1 вазифаи зат (штраф суммасы - 1200 сум) административ җаваплылыкка тартылды.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның гыйнвар аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 91,7 мең сумлык эшләр башкарылган.