Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан йорт яны территорияләренең торышын, түбәләрнең һәм япмаларның кардан, боз катламыннан, сөңгеләрдән вакытында чистартылуын контрольдә тоту буенча тикшерүләр үткәрелүе хакында

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендә күпфатирлы торак йортларның йорт яны территорияләренең торышы, түбәләрнең һәм япмаларның кардан, боз катламыннан, сөңгеләрдән вакытында чистартылуы өлешендә законнардагы таләпләрнең үтәлеше тикшерелә.

167 йортны тикшерү барышында 61 җитешсезлек очрагы ачыкланды. Нәтиҗәдә, идарәче компанияләрнең һәм хезмәт күрсәтүче компанияләрнең вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында 10 беркетмә төзелде, 36 000 сумлык карарлар чыгарылды. Шулай ук ачыкланган бозуларны бетерүгә карата да 14 күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International