2017 елның 10 гыйнварында Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы Спас районының Болгар шәһәрендә "Шеронова 23" ТМШ тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: торак йортларның түбәләрен нормадан артып тулган кардан һәм боз катламыннан чистарту буенча вакытында тиешле чаралар күрелмәгән. Барлыгы 14 күпфатирлы йорт тикшерелде. 7 йортта җитешсезлек очраклары ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен "Шеронова 23" ТМШ карата 7 күрсәтмә бирелде.
Административ хокук бозу вакыйгасы булуына турыдан-туры күрсәтүче әлеге очракларның инспектор тарафыннан ачыклануы, РФ КоАП 28.1 ст. 1 өл. 1 п. нигезендә торак милекчеләре ширкәтенә карата, торак йортларны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу эшен кузгатуга сәбәп булды.
2017 елның 24 гыйнварында ЧЗТИ башлыгы в.б. карары нигезендә "Шеронова 23" ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сумлык штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды.
Хәзерге вакытта ТМШ тарафыннан түбәләрне чистарту чаралары күрелде, ачыкланган җитешсезлекләр бетерелде, күрсәтмәләр үтәлде.