Түбәләрне нормадан артып тулган кардан үз вакытында чистартмау

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 12 гыйнварында Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторлары Нурлат районы, Нурлат шәһәрендә торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: торак йортларның түбәләрен нормадан артып тулган кардан һәм боз катламыннан чистарту буенча тиешле чаралар вакытында күрелмәгән. Барлыгы 9 күпфатирлы йорт тикшерелде. Тикшерелгән йортларның барысында да җитешсезлек очраклары ачыкланды: җиде йортта – түбәләрдә кар нормадан артып тулган; ике йортта – кар, боз катламы һәм боз сөңгеләре нормадан артык тупланган. Җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмаларга 9 күрсәтмә бирелде.

Административ хокук бозу вакыйгасы булуына турыдан-туры күрсәтүче әлеге очракларның инспекторлар тарафыннан ачыклануы, РФ КоАП 28.1 ст. 1 өл. 1 п. нигезендә идарәче оешмаларның вазифаи затларына карата, торак йортларны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу эшен кузгатуга сәбәп булды.

2017 елның 19 гыйнварында ЧЗТИ башлыгы в.б. карарлары нигезендә "Уют" ИК ҖЧҖ җитәкчесе һәм "Комфорт" ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сумлык штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды.

Хәзерге вакытта идарәче оешмалар тарафыннан түбәләрне чистарту чаралары күрелде, ачыкланган җитешсезлекләр бетерелде, күрсәтмәләр үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International