Чистай муниципаль районында КФЙ капиталь ремонтлана башлавы хакында

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елгы капиталь ремонт программасы нигезендә Чистай шәһәре һәм Чистай районы торак пунктларында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре башланды.

Программа буенча 16 күпфатирлы йортта, шул исәптән җылылык, су, электр энергиясе белән тәэмин итү, су бүлү системаларын төзекләндерү, шулай ук түбәләрне, фасадларны, подъездларны һәм подвалларны төзекләндерү буенча 91 төрле эш башкарырга туры киләчәк.

Закон таләпләренә туры китереп үткәрелгән конкурс сайлап алулары нәтиҗәсендә подрядчы оешмалар билгеләнде: "ГрейтСтрой" ҖЧҖ һәм "Новый город" ҖЧҖ.

Подрядчы оешмалар 15 йортта эшләр башкаруга кереште. Су һәм электр белән тәэмин итү, су бүлү буенча йорт эче системаларын ремонтлау, фасадларны төзекләндерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International