Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең Сөләйманова урамы буенча 5 санлы торак йортта яшәүченең фатирда кайнар су температурасының түбән булуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: фатирда кайнар суның су алу ноктасындагы температурасы билгеләнгән таләпләргә җавап бирми һәм: кухняда +37,7°С;  ванна бүлмәсендә +47,1°С тәшкил итә. Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен "Надежда" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазифаи заты РФ КоАП 7.23 ст. буенча штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә "Надежда" ҖЧҖ идарәче компаниясенә кайнар су температурасын нормаларга туры китерү күрсәтмәсе бирелде.

Инспекция күрсәтмәсе нигезендә, мөрәҗәгать итүченең фатирында кайнар су температурасы норматив параметрларына китерелде: (кухняда +57,3°С, ванна бүлмәсендә +59°С).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International