Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт ш. Тельман урамы буенча 45 номерлы торак йортта яшәүчедән электр белән тәэмин итүдән өзелүгә карата мөрәҗәгать килде.
Әлмәт зонасы торак инспекциясе үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, Тельман урамы буенча 45 номерлы йортның идарәче оешмасы булып "ЖЭУ№7" ҖЧҖ тора. Энергия белән тәэмин итүче оешма белән "ЖЭУ№7" ҖЧҖ идарәче оешмасы арасында коммуналь ресурс сатып алу турында шартнамә булмауга карамастан, ә идарәче оешма Тельман урамы буенча 45 номерлы йортта электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүче булып саналмый, ул мөрәҗәгать итүченең фатирында электр белән тәэмин итүне туктаткан. Бу торак бинада электр белән тәэмин итүдән өзүгә кулланучының торак-коммуналь хезмәтләр өчен "ЖЭУ№7" ҖЧҖ каршындагы бурычлары җыелу сәбәпче булган. Моннан тыш, "ЖЭУ№7" ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 117 һәм 119 пунктлары да бозылган. Кулланучыга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдәге бурычны бу хактагы кисәтүне (белдерүнамәне) тапшырганнан соң 20 көн дәвамында түләмәгән очракта мондый коммуналь хезмәтнең чикләтелүе яки туктатылуы хакында Идарәче компания тарафыннан кисәтү (белдерүнамә) имзалатып тапшырылмаган, почта аша заказлы хат итеп җибәрелмәгән. Тикшерү нәтиҗәсендә "ЖЭУ№7" ҖЧҖ идарәче компаниясенең җитәкчесе РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Бу карар белән ризалашмыйча, идарәче компания карарны шәһәр судына шикаять итте. Әлмәт шәһәре суды карарны үзгәрешсез калдырды, ИК җитәкчесенең шикаятен канәгатьләндермәде.
Мөрәҗәгать итүченең фатирында электр белән тәэмин итү хезмәте җайга салынды.