Әлмәт зонасы торак инспекциясе Әлмәт ш., Төзүчеләр урамы буенча 39 номерлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында ачыклаганча, бу йортта яшәүчегә коммуналь хезмәтләрнең нормадан артык күләмнәренә түләүләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләмен бүлү өлешендә бозып хисапланган, бу кагыйдәләр нигезендә хисап чорына йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәте коммуналь хезмәттән файдалану нормативларыннан чыгып хисапланган күләмнән артык була алмый. Ачыкланганча, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләменең исәпкә алу буенча коллектив (йорттагы гомуми) җайланмасы күрсәткечләреннән чыгып ачыкланган артык өлешен белән гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләменең коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларыннан чыгып хисапланган өлеше арасындагы аерманы барлык торак һәм торак булмаган биналар арасында бүлүнең башка тәртибе турында карар кабул ителмәгән.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә әлеге фатир буенча ОДН өчен кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча элек хисапланган түләүләр 431 965,36 күләмендә яңадан хисапланды.