Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2016 елның 12 аендагы эш нәтиҗәләре хакында

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы раслаган еллык планлы тикшерүләрне үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның 12 аенда, гомуми мәйданы 700,109 мең кв. метр булган 129 күпфатирлы йортларны һәр яклап карап, торак фонды белән идарә итүче  7 юридик зат тикшерелде.

Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2016 елның 12 аенда гомуми мәйданы 22677,67 мең кв. метрлы 1006 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 3646 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 3204, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 214, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 228.

Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 1102 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 237 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 87, вазифаи затларга – 82, физик затларга – 68. 65 беркетмә РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча, күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен төзелде. Гомуми 1 744 300 сумлык штраф санкцияләре белдерелде, шуларның 1 215 500 сумы – юридик затларга, 388 800 сумы – вазифаи затларга, 140 000 сумы – физик затларга. Фактта штрафларның 1 576 300 сумы түләнде, бу салынган барлык штрафлар суммасының 90,4%ын тәшкил итә.

2016 елның 12 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан ТКЗТИ күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 38 569 995,6 мең сумлык эшләр башкарылды.

2016 елда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең эш нәтиҗәләре буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Солтанова Лена Марсовна инспекциянең иң яхшы хезмәткәре булып танылды. Республика торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча вазифаи бурычларын намуслы үтәгән өчен ул Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International