25 декабрьдә Җәлил ур., 28 адресы буенча дүрт кешедән торучы гаилә газдан су җылыта торган җайланма продуктлары яну нәтиҗәсендә агуланган. Бәхетле очрак һәм фатир хуҗасының вакытында кылган гамәлләре аркасында гына гаилә әгъзалары җиңел дәрәҗәдә агуланырга өлгергән.
Булып узган бәхетсезлек очрагыннан соң төтен юлларын һәм җилләтү каналларын тикшерү белән шөгыльләнүче "Ильдан" ХСП махсус оешмасы вәкилләре, идарәче компания, торак инспекциясе һәм Бөгелмә шәһәре прокуратурасы катнашында бу хәл һәр яклап тикшерелде.
Тикшерү барышында ачыкланганча: төтен юллары чиста, чүп-чар тулмаган һәм җимерек урыннар күзәтелми. Тикшергән вакытта тышкы яктан һава керүне тәэмин итмәгәндә эчке яктан һава суыртылмый иде.
Фатирга бүлмәдә һава алмашын юкка чыгара торган герметиклы тәрәзәләр куелган, нәкъ менә шушы хәл төтен юлындагы һаваның суыртылу агымын үзгәрткән дә инде. Тышкы яктан һава керткән очракта (фрамуганы азрак ачып), табигый һава алмашы нормаль хәленә килә. Аш бүлмәсендә газ плитәсе өстендә һава суыртучы, яну продуктларын кухняның җилләтү каналына чыгара торган һавачистарткыч җайланма урнаштырылган, шулай ук санузелның җилләтү каналында да көнкүрештә кулланыла торган һава суыртучы электр җилләткече урнаштырылган, алар электрга тоташтырылмаганда табигый һава алмашы чикләнә.
Фатирдагы һава алмашын рәткә китерү өчен биредә яшәүчеләргә фрамугалар аша җилләтү киңәше бирелде. Табигый һава алмашын күздә тотучы җилләтү системалары белән җиһазландырылган йортларда урам ягындагы һава фрамуга, форточка, ярыклар яки стеналарның тышкы өлешендә урнаштырылган клапаннар аша керә.
Шулай ук кухня бүлмәсендәге һава суыртучы һавачистарткычны да үзгәртеп корырга кирәк, чөнки ул табигый һава алмашын күздә тотучы җилләтү каналы аша эшли.
Шушы уңайдан файдаланып, фатирларның хуҗаларына түбәндәгеләр хакында искәртәсе килә: газ җайланмаларыннан файдаланганда "Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне күрсәткәндә йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда һәм аны карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләре"нә зарури таянып эш итәргә, бу кагыйдәләр һәр фатир хуҗасының абонент китабында бар.