2016 ел өчен Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә башкарылган эшләр суммасы турында мәгълүмат

2016 елның 30 декабре, җомга

2016 елда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы идарәче оешмаларга Чистай ЗТИ тарафыннан, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә, 1165 күрсәтмә бирелде. 

Идарәче оешмалар тарафыннан әлеге күрсәтмәләрнең 752се билгеләнгән вакытында үтәлде. 67 күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен, РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча гаепле затлар җәмәгать суды тарафыннан гомуми 173,2 мең сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылдылар. 413 күрсәтмә ЧЗТИ контрольлегендә кала.

2016 елда идарәче оешмалар тарафыннан үтәлгән күрсәтмәләр нигезендә барлыгы 3147,3 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International