"Кристалл ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазифаи затын административ җаваплылыкка тарту хакында

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Яңа Чишмә районы прокуратурасы белән берлектә, "Кристалл ИК" ҖЧҖ идарәсе компаниясенең торак фондын тиешенчә карап тотуга юнәлдерелгән торак законнары үтәлешенә карата тикшерү үткәрелде.  Яңа Чишмә авылының Совет урамы буенча 62 санлы йортта яшәүченең торак хезмәтләренең тиешенчә күрсәтелмәве турындагы мөрәҗәгате тикшерү үткәрү өчен нигез булды.

Тикшерү барышында йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды: подвал бинасын канализация суы баскан, чүп-чар бар, чорма бинасында җилләтү шахталарының штукатур өслеге урыны-урыны белән купкан, фасадтагы газүткәргечнең тиешле торышы тәэмин ителмәгән: коррозия, буяу өслеге купкан, 15 нче фатирның аш бүлмәсендә җилләтү каналы эшләми.

Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча Яңа Чишмә районы прокуроры тарафыннан РФ КоАП 7.22 статьясы билгеләре буенча административ хокук бозулар турында эш кузгату турында карар чыгарылды, аны карау нәтиҗәсендә "Кристалл ИК" ҖЧҖ вазифаи заты, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карары нигезендә, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Яңа Чишмә районы прокуроры тарафыннан "Кристалл ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында йогынты акты чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International