«Җылыту» хезмәте өчен хисапланган түләүнең дөреслеген тикшерү

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан Дементьев урамы буенча 7 санлы йортта үткәрелгән тикшерү кысаларында ачыкланганча, йорт җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт (коллектив) исәпкә алу җайланмасы (алга таба – исәпкә алу җайланмасы) белән тәэмин ителгән, ләкин 2016 елның 25 июлендә исәпкә алу төенен тикшерү барышында исәпкә алу җайланмасының төзек булмавы ачыкланган.

"Генерацияләү компаниясе" ААҖнең 2016 елның 22 сентябрендәге акты буенча Дементьев урамы буенча 7 санлы йортка җылылык бирелгән. 2016 елның сентябре өчен "Генерацияләү компаниясе" ААҖ тарафыннан "җылыту" хезмәте өчен җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт җайланмасы белән җиһазланмаган йортка хисапланган кебек норматив буенча түләү белдерелгән. "Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе" ҖЧҖ үз чиратында "Генерацияләү компаниясе" ААҖ ведомосте буенча йортта яшәүчеләргә "җылыту" хезмәте өчен түләүне норматив буенча белдергән.

Идарәче оешмага карата РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 56(1) п. бозуларны бетерү күрсәтмәсе бирелде.

2016 елның 20 октябрендә "Авиатөзелеш районы ТКХ" ИК ҖЧҖ тарафыннан "Генерацияләү компаниясе" ААҖ адресына, 2016 елның сентябрь ае өчен "җылыту" хезмәте буенча түләүне коммуналь хезмәттән файдалануның уртача айлык күләменнән чыгып, яңадан хисаплау гозере белән хат юлланды.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, "Генерацияләү компаниясе" ААҖ тарафыннан 2016 елның сентябре өчен 189 993,81 сум күләмендә түләү яңадан хисапланды, "Авиатөзелеш ТКХ" ИК ҖЧҖ 2016 елның ноябре өчен түләү счетларында Дементьев урамы буенча 7 санлы йортта яшәүчеләргә төзәтмәләр кертте.

Шулай ук "Авиатөзелеш районы ТКХ" ИК ҖЧҖ идарәлегендә булган башка йортларга карата да "Генерацияләү компаниясе" ААҖ тарафыннан законсыз хисапланган түләүләр 1 446 133,48 сум күләмендә кире кайтарып бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International