Стеналардагы күгәрек

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамы буенча 13 санлы йортта яшәүченең фатирда дымлылыкның артык булуы һәм стеналарда күзәтелгән күгәреккә карата мөрәҗәгатен карау буенча үткәрелгән тикшерү барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылу очракларын ачыклады: температура җөйләрен ясаган урыннарда герметиклык бозылган, кирпеч өеменнән ясалган фасад ягында җил үтә торган урыннар бар. 

ТКЗТИ күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән өчен "Стройхимсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ инспекция тарафыннан РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды, җәмәгать суды тарафыннан 10 000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча "Стройхимсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ ачыкланган җитешсезлекләрне бетерде: температура җөе төзәтелде, мөрәҗәгать итүченең фатиры белән чиктәш торучы стенаның кирпеч өемендәге җимерек урыннары төзекләндерелде, фатирда температура-дым режимы тиешле нормасына кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International